Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Балалар бакчасында – юбилей

Азнакайдагы “Сандугач” балалар бакчасына 5 яшь тулу һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан “Сандугач” балалар бакчасында бәйрәм-тантана узды.

Азнакай район башлыгы урынбасары Роза Галеева шәхсән үзе һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән тәбрикләү сүзе белән чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, һәрдаим ярдәм итеп торучы МППБиО предприятиесеннән Айнур Гаффаров, бакчаның беренче җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, әти-әниләр – һәммәсе  бакча коллективына изге теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар шулай ук бәйрәм күчтәнәчләрен дә тапшырдылар.  Биредә һәркем үз эшенең остасы, һәркайсы  мәхәббәтен кызганмыйча сабыйларны олы тормыш юлына хәзерли.  Бүләкләүләр – бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре булды. Тантананы бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәт коллективы матур концерт номерлары белән бизәде.   

Туларак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев