Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның иң яхшы чыгарылыш укучыларына медальләр тапшырылды

Шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә унберенче сыйныфны иң яхшы билгеләргә тәмамлаган 47 укучыга алтын медальләр тапшыру тантанасы узды.

Быел мәктәпне 269 укучы тәмамлый. Аларның 47 се “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медаленә лаек. Иң күп медаль ияләре Азнакай 2 нче урта мәктәбендә – 8 укучы. Шулай ук 7 нче мәктәптә, гимназиядә – 5 әр, 4 нче лицейда, Актүбә 1 нче урта мәктәбендә – 4 әр медалист. Авыл мәктәпләре укучылары да белем ягыннан калышмыйлар: Тымытык, Чаплы, Чубар Абдул, Җиңү мәктәпләрендә дә 1 әр медалист бар.

Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашты.

– Бу сезнең, әти-әниләрнең, укытучыларның уртак хезмәт җимеше, тырышлыгы нәтиҗәсе. Сез районыбыз горурлыгы. Киләчәктә төрле өлкәләрдә эшләп, районыбыз үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанабыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Азат Ягафаров та чыгарылыш укучыларына тормышта үз юлларын табуларын, уңышлар теләде.

– “Татнефть” җәмгыяте мәгариф өлкәсенә һәрчак ярдәм күрсәтә. Нефтьче һөнәрен сайларга теләүчеләрне Әлмәткә чакырам. Компания биредә дөньякүләм дәрәҗәдәге югары класслы мәгариф үзәге ачарга планлаштыра. Сез эшли дә, һөнәр дә үзләштерә аласыз, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев