Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 7 нче мәктәбендә ана теленә, йолаларыбызга хөрмәт зурдан 

Азнакайның 7 нче урта мәктәбендә 8нче сыйныф укучылары өчен Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан сыйныф сәгате узды.

Сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Рәис кызы Миршатова, рус теле, әдәбияты укытучысы Фәнүзә Фәнис кызы Ваһапова, музыка укытучысы Резеда Илдус кызы Гыйләҗева, информатика укытучысы Гүзәл Тәлгать кызы Фазлыевалар оештырган һәм эчтәлекле дә, шул ук вакытта мавыктыргыч та үткәргән элеге сыйныф сәгате укучыларда кызыксыну уятты. Айгөл Рәис кызы телләр, кешелек тормышында никадәр әһәмиятле, төрле милләт кешеләренең узара мөнәсәбәтләре хакында тәфсилләп сөйләде. Музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина Азнакай районында нинди милләт кешеләре яшәве, милли йолалар турында җиткерде, балалар арасында кечкенә бәйге дә үткәреп алды.

Укучылар татар, рус шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырлар башкардылар. Соңыннан сыйныф сәгате “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Әлбәттә, һәр халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Бүгенге чарада да укучылар аның шулай икәненә инанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев