Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына багышланган кичә узды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен “Без шинельсез солдатлар идек” дигән кичә узды.

“Җиңү көне алдыннан без тылда фидакарь хезмәт куйган һәм сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән буын белән очраштык, шулай ук мәгариф ветерннарын да кунак итеп чакырдык”, – ди чараны оештыручы һәм алып баручы, мәгариф музее җитәкчесе Наилә Шәяхмәтова.

Ветераннарны бәйрәмнәр белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичәдә үзешчән артистлар башкаруында сугыш чорына багышланган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, укучылар һәм артитслар башкаруында җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев