Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе гөрләде

Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Татар кызчыгы.

Татар малае” бәйгесе  оештырылып килә. Әлеге бәйге 2017 елдан  үткәрелә башлады. Азнакай районында да аны хуплап алдылар һәм районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар-малайлар анда актив катнашып киләләр. Кичә шәһәрнең “Сандугач” балалар бакчасында старт алган матур чара бүген дә дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева җитәкчелегендәге жюри балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен, сәхнәдә матур итеп үзләрен тәкъдим итүләрен, сәләтләрен бәяләде.

Бу бәйге күңел ачу гына түгел,ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан үткәрелә.

 Бәйгегә 26 апрель көнне тантаналы төстә йомгак ясалачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев