Азнакайда “Үсеш ноктасы” декадасы старт алды
«Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре ачылды.
Әлеге үзәкләр балаларга яңа җиһазларда гомуми һәм өстәмә белем алырга ярдәм итә. Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин 7 нче урта мәктәптә булып, үзәкнең эше белән танышты. “Заманча җиһазлар, класслар. Без укыганда мондый класслар юк иде. Балалар яратып шөгыльләнәләр. Бу программа буенча районда барлыгы 11 мәктәптә “Үсеш” ноктасы үзәкләре булдырылды, икенче елга тагын 3 мәктәптә ачылачак. Укучыларга заманча белем алырга шундый шартлар тудырган өчен республикабыз, “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәтлебез”, - диде Марсель Шәйдуллин. “Декада белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен “Үсеш ноктасы” үзәкләренең эшен камилләштерү максатыннан оештырылды. 10 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Азнакайның 4 нче лицеенда, 2, 5, 7, 8, 9 нчы, Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәпләрендә әти-әниләр, педагоглар, район җитәкчеләре, иҗтимагый совет әгъзалары өчен дәрестән соң эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү буенча ачык мастер-класслар уздырыла”, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева. “Үсеш” ноктасы үзәкләрендә укучылар нинди яңалыклар ачалар һәм нинди һөнәрләргә өйрәнәләр – бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев