Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Робосабантуй» үтте

Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә робототехника буенча муниципаль ярышлар узды.

Анда шәһәрнең 4 нче, 5 нче, 8 нче мәктәпләреннән һәм Балалар иҗаты үзәгеннән 34 укучы катнашты.

Укучылар арасында робот техникасы түгәрәгенә әле йөри генә башлаганнар да, төрле республика бәйгеләрендә тәҗрибә туплаганнар да бар иде.

Даниель Паймуллин сумочы робот ясаган булган.

– Бүген “көрәшкә” чыгасы роботны бер атна дигәндә җыйдым. Ул тиз хәрәкәтләнә, – ди ул.

Биредә шөгыльләнүче Данат Закирҗанов киләчәктә инженер һөнәрен үзләштереп, робот-пешекче ясау турында хыяллана.

Ярышларда ике минут эчендә роботлар көрәшеп, бер-берсен әйләндерергә, хәрәкәтләрен чикләргә яки инде махсус чокырга этеп төшерергә тиеш иде.

Бүген әлеге түгәрәктә 50гә якын бала шөгыльләнә икән. Өстәмә белем бирү педагоглары Наилә Хәкимова, Динарис һәм Денис Вәлиевләр балаларны роботларны конструкцияләргә, программалаштырырга өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев