Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда мәктәп укучылары прокуратура эшчәнлеге белән таныштылар

Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Әнә шуны күздә тотып, шәһәр прокуратурасында Ачык ишекләр көне үтте. Прокуратура хезмәткәрләре белән очрашуда шәһәрнең 2, 3, 7 нче, Актүбәнең 3 нче мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты. “Мин һөнәр сайлыйм” дип аталган әлеге чарада  прокурор Рим Сөнгатуллин һәм аның урынбарсары Фәнис Сәлимов укучыларны прокуратура тарихы белән таныштырдылар, күзәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләре  турында сөйләделәр.

Очрашу барышында укучылар прокуратура хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев