Азнакайда мәктәп укучылары арасында 1нче фәнни – практик конференция узды
«Туган тел – милләт көзгесе”.
Татарстанда “Туган телләр, халыклар бердәмлеге” елы кысаларында районда чаралар уза. Шуның берсе Азнакайның 7 нче урта мәктәбе базасында үтте. “Туган тел – милләт көзгесе” дип исемләнгән район мәктәпләренең 1 нче фәнни – гамәли конференциясе булып, аның эшенә йомгак ясалды. Тел, әдәбият, тарих укытучылары, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнашында махсус комиссия утырышы булды. Бәйгедә районыбызның берничә мәктәбе катнашкан иде.
Бәйге эшендә күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә актуаль булып исәпләнә. Туган телне өйрәнү, Татарстан тарихы һәм Татарстан халкы турында, фольклор, дөрес сөйләм культурасы, аралашу вакытында чит сүзләрне куллану, фразеологизмнар, татар фамилияләренең килеп чыгышы, социаль челтәрләрдә туган тел һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча укучыларның фәнни эшләре тыңланды, һәр хезмәт игътибар белән каралып, аларга бәя бирелде, урыннар билгеләнде.
Шунысы куанычлы, бәйгедә катнашкан укучылар киләчәктә өметле булуларын дәлилләделәр. Проблеманы ачу, эшне билгеләнгән тәртип буенча башкару, сөйләм дикциясе, аудиторияне кызыксындыру әлбәттә баланың бу эшкә теләп алынуын күрсәтә. Димәк, киләчәккә өмет бар, туган телебезне саклау ышанычлы яшьләрдә.
Гөлфия Мостафина, музей экскурсоводы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев