Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда хорлар көрәште

 Азнакай балалар иҗаты үзәгендә чын-чынлап хорлар көрәше булды.

Бишенче тапкыр үткәрелә торган муниципаль бәйгедә 13 мәктәп хоры катнашты. Әлеге бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан Җиңү бәйрәме уңаеннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган.

Гран-прига Азнакай 8 нче урта мәктәбенең Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге «Тамчылар» коллективы лаек булды. Беренче урынны 7 нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Казаки» хоры яулады. Икенче урынны 2 нчы мәктәптән «Гармония» һәм Чубар Абдул мәктәбенең «Язгы тамчы» хор коллективы бүлеште. Өченче урынны Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәп хоры "Солдатушки" коллективына яулады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев