Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай яшьүсмерләре тылсымлы китап илендә

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Азнакайның 1 нче урта мәктәп актлар залында, мәктәп китапханәсе белән берлектә «Тылсымлы китап иле» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды.

Чара барышында кече абонемент китапханәчесе балаларга китап укуның файдасы турында сөйләп, китап белән эш итү тәртипләрен аңлатты һәм «Китап белән эшләү кагыйдәләре» дип исемләнгән буклетлар таратты.

Шулай ук китапханәче балаларга Г.Тукай, М. Җәлил, К. Чуковский, В. Осееваның шигырьләрен һәм хикәяләрен укыды. Укучылар өчен чараның кызыклы өлеше «Геройны тап» дип исемләнгән кроссворд һәм рус халык әкиятләре буенча сорау-җавап булды.

Балалар шигырьләр укыдылар, китап һәм китапханә турында җырладылар, шулай ук укыган китаплары, үзләренең яраткан әсәр геройлары турында сөйләделәр.

Дәрес ахырында балаларга «Балачакның яраткан китаплары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

Исхакова Римма, Азнакай шәһәре район балалар китапханәсе хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев