Азнакай укучыларына олы шахматка юл ачыла
Районыбыз мәктәпләрендә бер-бер артлы шахмат зоналары ачыла.
Бүген Азнакайның 7 нче урта мәктәбендә дә шундый тантаналы чара узды. Кунакларны бик күп бәйгеләр җиңүчесе булган “Казаклар” егетләр хоры каршы алды. Биредә шахмат зонасын өч урында булдырганнар. Һәрберсенә үзенчә якын килеп бизәгәннәр.
“Барлык мәгариф учреждениеләренең республика күләмендә шахмат зоналары ачу проектын күтәреп алулары куандыра. Районда бу эш төгәлләнеп килә диярлек. Һәр мәктәптә яңалык ачам. Бик матур әзерләнгәнсез, иҗади якын килгәнсез. Киләчәктә шахматлар классларда да булыр дип уйлыйм. Дөнья чемпионнары арсында сезнең мәктәп укучылары исемнәрен дә күрергә язсын”, – диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белдергәнчә, иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр март азагында ясалачак. Мәктәпләрдә шахмат турнирының сайлап алу турлары, апрельдә исә район башлыгы призына муниципаль этабы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев