Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларына БДИда йөз балл җыючыдан 5 киңәш

Имтихан алдыннан дулкынлану - гадәти хәл.

Чөнки һәр чыгарылыш сыйныф укучысы тормышында бу бик җитди вакыйга. Әмма БДИ тапшыру гына түгел бит, аны югары балларга бирү зарури.

Имтиханга ничек әзерләнергә, аны максималь дәрәҗәдә ничек тапшырырга?

Азнакайның 3 нче мәктәп укучысы Алсу Миргалиева БДИ тапшыру буенча үз серләре белән уртаклашты, әзерлек буенча берничә киңәш тә бирде:

1. Барлык фәннәр буенча имтиханнарга әзерлек өчен вакытны дөрес итеп билгеләргә, имтиханга әзерлек режимын булдырырга;

2. Тулы бер вариантны вакытка эшләргә күнегергә;
3. Мәктәп программасы кысалары белән генә чикләнмичә, өстәмә материалны да өйрәнергә;

4. Үзеңне артык йөкләргә ярамый, укуга булган теләк һәм энтузиазм югалмасын өчен, зур булмаган тәнәфесләр, яллар ясарга кирәк;

5. Һәм, әлбәттә инде, БДИ бирергә җыенган предметыгызны яратырга кирәк! Монсыз имтихан тапшыру авыр була!

Хәзерге вакытта яхшы әзерлегегез  - киләчәктә БДИны уңышлы тапшыруының нигезе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев