Азнакай укучылары тактиль китаплар белән танышты
Район үзәк китапханәсе сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китаплар белән тэәмин ителде.
Район үзәк китапханәсе директоры Зөлфия Исламова Азнакай 5 нче урта мәктәбенең түбән сыйныф укучыларын гадәти булмаган китаплар белән таныштырды.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсеннән кайткан тектиль китапларны укучылар кызыксынып карадылар.
«Бу китаплар дөньяны танып-белергә өйрәтә, моториканы, игътибарны, хәтерне яхшырта, кызыксындыруны арттыра», - ди Зөлфия Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев