Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары олимпиадаларда сынатмады

​​​​​​​Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркемендә укучылар арасында татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте.

Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Екатерина Родионова, Азнакай шәһәре 5 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айсун Джавадова, Сарлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Анастасия Пенкина призер булдылар. Җитәкчеләре – Г.Фазлыева, С.Шәхмиева, А.Хәсәншина.

“Төрле фәннәр буенча олимпиадаларның республика этабында Азнакай районы мәктәпләреннән 41 бала призлы урыннарга лаек булды. 4-6 нчы сыйныфларның математика буенча нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, шуңа күрә бу сан тагын да артыграк булырга мөмкин”, - ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев