Азнакай укучылары һөнәр сайлый
Азнакай районында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча эш яхшы оештырылган.
Югары сыйныфларда булачак һөнәрең турында уйлана башлыйсың. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип юкка гына әйтмәгәннәр. Азнакай укучыларына мондый мөмкинлек бар. Шәһәребездәге политехник техникумында Җиңү бистәсе мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары пешекче-кондитер һәм автомобильләр ремонтлау буенча мастер һөнәрләре белән таныштылар.
Студентлар аларга мастер-класс күрсәттеләр. Кызлар, әлбәттә, аш-суга осталыкларын сынап карадылар, ә егетләр машина ремонтлау серләренә төшенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев