Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шәһәре ишек алларында Чыршы бәйрәмнәре башланды

Шәһәребезнең Шәйхетдинов урамындагы 5 һәм 7 нче йортлар ишек алдында Чыршы бәйрәме узды.

Биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, “28 нче квартал” идарәче компаниясе генераль директоры Алина Солтанова тәбрикләде.

Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме әкияти тамаша күрсәтте. Халык артистларга кушылып биеде, җырлады, балалар шигырьләр сөйләделәр, бәйгеләрдә катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы аларга бүләкләр өләште.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев