Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы укучылары клонлаштырган агачлар үстерәләр

Азнакай районының Җиңү бистәсе, Мәлбагыш авылы һәм Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәпләрендә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә ачылган заманча биология класслары эшли.

Бүген Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге биоклассның эшчәнлеге белән таныштылар. Алар укытучылар, укучылар белән аралаштылар, тәҗрибә үткәрүләрне карадылар.

Биокласслар микроклонлаштырган биоматериалдан үсентеләр үстерү өчен кирәкле иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

“Татнефть” елына 5-6 миллион агач сатып алырга әзер. Бу лабораторияләрдә укучылар гына шөгыльләнеп калмаска, ә актүбәлеләр өчен эш урыннары да булдырырга мөмкин”, – диде Наил Маганов.

Татарстанда урманнар барлык мәйданның 20 процентка якынын гына алып тора. Ә элек ул 50 проценттан артыграк булган. Экологияне яхшырту өчен биокласслар ярдәмендә дә яшел мәйданны зурайту максаты куелган.

Укучылар фәнни эшләр белән шөгыльләнергә, аларга киңкырлы үсәргә ярдәм иткән өчен Наил Магановка рәхмәтләрен белдерделәр.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев