Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай район башлыгы олимпиадаларда җиңүчеләргә грантлар тапшырды

Мондый тантана районыбызда уникенче елын уздырыла.

Мәктәп укучылары олимпиадаларының Бөтенроссия төбәк этабында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында һәм «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган 44 укучыга Азнакай муниципаль районы башлыгы гранты, укытучыларына һәм ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мондый тантана районыбызда уникенче елын уздырыла.

"Елдан-ел олимпиадаларда җиңүчеләр саны арта. Без сезнең белән горурланабыз. Бу бик авыр хезмәт. Укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт”, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Олимпиадаларның мәктәп этабында 12 меңгә якын укучы катнашкан, аларның 1900 дән артыгы муниципаль этапка үтеп, 427 се җиңүче һәм призер булган. 88 укучы республика һәм ил югарылыгында олимпиадаларда белемен сынаган.

Тантаналы чарада Республика олимпиада үзәге җитәкчесе Гөлнара Исламова катнашты.

“Азнакай мәгариф тармагы буенча да көчле район. Үз алдыгызга куйган максатларыгызга һәрчак ирешәсез. Укытучылар, балалар тырыш. Район җитәкчелегенең дә ныклы ярдәме күренеп тора”, – диде ул.

Олимпиадаларда җиңгән укучыларны, әти-әниләрне һәм педагогларны татар эстрадасы йолдызы Айдар Рәкыйпов та тәбрикләп, үзенең җырларын бүләк итте.

Тулырак “Маяк” газетасынна укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев