Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназиясе Идел буе округы халыклары төбәк фестиваленә йомгак ясады

Азнакай гимназиясе коллективы “Без төрле – һәм бу безнең байлыгыбыз” дигән Идел буе округы халыклары төбәк фестиваленә йомгак ясады.

Бүген алар Удмуртия, Чувашия, Башкорстан, Бурятия, Татарстан Республикалары, Оренбург өлкәсенең милли мәктәпләре белән телекүпер суздылар.

Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашып, җирлегебездә гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәүләрен билгеләп узды һәм укучыларны туган телләрен, туган җирләрен яратырга, дус-тату булып яшәргә чакырды.

“Бүген шундый күңелле, халыклар дуслыгы, туган тел бәйрәме. Без быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телне, гореф-гадәтләрне саклау буенча проекты” грантына лаек булган идек, ул шуның нигезендә оештырылды, – ди директор урынбасары Чулпан Ибраһимова. – Без Бөтендөнья татар конгрессы аша әлеге мәктәпләргә чыктык, алар белән элемтә урнаштырдык. Фестиваль берничә этаптан торды. Грант акчасына милли киемнәр тектердек, электрон җиһазлар алдык, гимназиябездә туган телгә багышланган семинарлар уздырдык. Чит өлкәләргә татар теле, Татарстан турында сөйләдек, халкыбызның гореф-гадәтләрен күрсәттек, җырларын таныттык. Башка төбәк мәктәпләре дә үз традицияләре белән таныштырдылар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев