Азнакай егет-кызлары һөнәрле булды
Бүген Азнакайның политехник техникумын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар.
Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
«Эшче һөнәрләргә хезмәт базарында һәрчак сорау зур. Техникумда 500 студент белем һәм һөнәр ала. Башка районнардан да килеп укыйлар. Безнең бурыч – техникумны тагын да зурайту, белгечлекләрне арттырыру. Уку бинасына бик яхшы капиталь ремонт ясалды, яңа уку елына тулай торакны да ремонтлап тапшырырга исәплибез», – диде ул.
Техникум директоры Роберт Хөснетдинов та укучыларга изге теләкләрен юллады, уку алдынгыларын, иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны бүләкләде. Ә 2 нче курс студенты Рамил Шәрипов нефть һәм газ тармагы профсоюзларының Россия советы степендиясенә лаек булды. Аны нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләренең Россия профсоюзлары Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Рәфис Хәсәнов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев