Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балалар китапханәсендә иҗади очрашу узды

Әлеге чара ахырында Марат Исхаков укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде, киләчәк һөнәрләре итеп журналист һөнәрен сайлаучыларга үзенең киңәшләрен бирде.

Безнең район балалар китапханәсендә «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзасы, «Татарстан яшьләре» газетасы корреспонденты Марат Исхаков һәм Азнакай шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбенең 8 «В» сыйныфы укучылары катнашында «Журналист һөнәре серләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.

Чара барышында Марат Исхаковның корреспондент буларак иҗат юлына күзәтү ясалды. Түгәрәк өстәл аның кызыклы хикәяләре һәм укучыларның кызыклы сораулары белән үрелеп барды. Кечкенәләр абонементы китапханәчесе Римма Исхакова авторның «Безнең дә булды балачак...» дигән, мәктәп хәтирәләре буенча язылган хикәяләр җыентыгы белән таныштырды, чәчмә әсәрләренән өзекләр укыды. Шулай ук, уку залы китапханәчесе Алсу Сәйфиева укучыларны Марат Исхаковның «Татарстан яшьләре» газетасында бастырылган берничә мәкаләсе белән таныштырды.

Әлеге чара ахырында Марат Исхаков укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде, киләчәк һөнәрләре итеп журналист һөнәрен сайлаучыларга үзенең киңәшләрен бирде.

Римма Исхакова , район балалар китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев