Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда "Туган тел - милләт көзгесе" фәнни - гамәли конференциясе узды

Икенче ел рәттән Азнакай шәһәренең 7-нче урта мәктәбендә "Туган тел - милләт көзгесе" дип исемләнгән фәнни - гамәли конференция уза.

Чираттагысы - Рәсәйдә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан үтте. Район мәктәпләреннән укучылар онлайн рәвештә фәнни эшләрен тәкьдим итте. Сәнгать, мәдәният темалары, туган тел, аның үзенчәлекләре күрсәтелде. Иң куандырганы - төбәк язучыларыбызның әсәрләрен укыган булулары, безнең яктан чыккан галимнәрнең  хезмәтләрен өйрәнеп нәтиҗә ясаулары.  Гаиләдә балалар өлкәннәр белән фольклор, авыз ижаты әсәрләрен өйрәнүләрен дә күрсәтә алдылар.

Әлкәй авылында туган,  фронтта катнашкан, галим булып танылган Вәли ага Хаҗиевның су фляшкасы, фәнни китапларын   күрсәтеп чыгыш ясаулары  әлеге чарага җаваплы карауларын искәртте.           
  Укучыларның эшләренә мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучылары, музей хезмәткәрләре югары бәясен бирделәр.

 

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев