Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уздылар

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе белем бирү оешмаларының IX сыйныфларында белем алучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырыла.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" алган тугызынчы сыйныф укучылары кертеләчәк.

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе  сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре белән укучы әңгәмә үткән белем бирү учреждениесендә таныша ала.

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы бөтен эшне башкарган өчен 10 яки аннан да күбрәк балл җыйган очракта, "зачет" ала. Иң күп балл - 20.

 8 февральдә нигезле сәбәп аркасында катнаша алмаган, шулай ук канәгатьләнерлек нәтиҗә булмаган очракта (незачет),  укучылар  агымдагы уку елында йомгаклау әңгәмәсен яңадан бирергә хокуклы, ләкин ике тапкырдан артык түгел һәм бары тик йомгаклау әңгәмәсен үткәрү расписаниесендә каралган өстәмә срокларда - 2023 елның 15 мартында  һәм 2023 елның 15 маенда.

Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрүдә җәмәгать күзәтүчеләре катнашты, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев