Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасы юбилеен билгеләп узды

Бүген шәһәребезнең 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасында зур бәйрәм узды – ун еллык юбилейларын билгеләп уздылар.

Кайчандыр ялан кыр булган урында 2013 елда заманча балалар бакчасы калкып чыгып, беренче көннәреннән үк балаларның да, әти-әниләрнең дә күңелен яулады.

Зур булмаса да, ун ел – ул җитди вакыт. Биредә район, республика семинарлары, төрле бәйгеләр еш уза, ул тәҗрибә мәйданчыгы булып тора.

“Безнең коллективта 20 педагог эшли, барысы да югары белемле, яртысыннан күбесе квалификацияле категориягә ия. Иң яхшы билингваль балалар бакчасы грантын яуладык, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конкурсларында җиңүләребез бар”, – ди бакча мөдире Светлана Челышева.

Бүгенге көндә “Тамчыкай”га 193 бала йөри, ун елда 264 бала чыгарганнар, быел 53 баланы мәктәпкә озаталар.

Коллективны юбилейлары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова, методист Эльвира Сәетова, әти-әниләр тәбрикләде.

Чара балаларның, педагогларның, Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән матур итеп үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев