Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның нәни йолдызчыклары сәхнә балкытты

Балалар иҗаты үзәгендә “Азнакай йолдызчыклары” дигән муниципаль бәйгенең сайлап алу туры узды.

Анда шәһәребез балалар бакчаларыннан 100 дән артык бала чыгыш ясады. Алар вокал, хор, хореография, инструменталь ансабль, конферансье номинацияләре буенча бәйге тоттылар.

“Азнакай йолдызчыклары” фестиваль-конкурсы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева инициативасы буенча беренче тапкыр уздырыла. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, жюри рәисе Нәфисә Шәфыйкова.

Җиңүчеләр 1 июньдә – Балаларны яклау көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмдә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев