Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Каенкай” лагеренда экосмена эшләде

Язгы каникулларда “Татнефть” компаниясе ял лагерьларында балалар өчен профильле сменалар оештырды.

“Каенкай” лагерена Татарстанның җиде районыннан 170тән артык бала җыелган иде. Алар арасында уку алдынгылары, эколидерлар, мәктәп һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре бар иде.

Экосменаның программасы, гадәттәгечә, “ЦУР илчеләре” проектында катнашучылар тарафыннан эшләнгән. Бер атна дәвамында балалар үзләренең проектларын яклауга әзерләнделәр. Яшь экологларның темалары елдан-ел кызыклырак була. Быел алар “Экологик бизәнү әйберләре”, “Бер гаиләдән күпме чүп чыга?”, “Ни өчен кәгазь стаканнарны кәгазь кебек эшкәртергә ярамый?” һ.б. темаларга тукталганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев