Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның иң сәләтле укучыларына “Чулпан” премиясе тапшырылды

Районыбызда “Чулпан” конкурсы сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү максатларында уздырыла.

Быел әлеге премиягә 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 51 укучы һәм отрядлар ия булды.

Тантаны ачып, беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин иң яхшы шәһәр мәктәбе укучыларына тапшырды.

– Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга, иганәчеләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт, –  диде ул.

Конкурска барлыгы 121 укучыдан заявка кергән. Һәр номинация буенча шул өлкәгә караган белгечләр жюри составында арадан иң сәләтлеләрне сайлап алган.

Конкурс җирлегебездә эшләп килүче предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр ярдәмендә уза.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев