Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның иң яхшы башлангыч сыйныфы укучысын билгеләделәр

Бүген Балалар иҗаты үзәгендә “Елның иң яхшы башлангыч сыйныфы укучысы” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Әлеге бәйгедә шәһәр, Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләреннән барлыгы 23 укучы катнашкан, 11 е финалга чыккан.

Район башлыгы урынбасары Роза Галиева аларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Укытучыларына, әти-әниләренә яхшы белем һәм тәрбия бирүләре, сәләтле балалар үстерүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Бәйге ике өлештән торды: башта конкурсантлар визит карточкасында үзләре, ирешкән уңышлары, иҗади сәләтләре белән таныштырдылар, аннан интеллектуаль биремнәр чиштеләр.

“Сез барыгыз да шундый уңган, талантлы, районыбызның алтын фонды. Югары сыйныфларда да шулай тырышып укып, актив иҗат итеп, югары үрләр яуларга язсын”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Барлык 23 конкурсантка да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә “Елның иң яхшы башлангыч сыйныф укучысы” исеменә Азнакай 5 нче урта мәктәбеннән Анна Михайлова лаек булды.

“Бәйгедә беренче тапкыр катнашам, бик дулкынландым, барлык конкурсантлар да көчле иде. Үзем яхшы билгеләренә укудан тыш, программалаштыру, шахмат, рәсем белән шөгыльләнәм”, – ди җиңүче.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев