Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь физиклары җиңү белән кайттылар

Физика фәне буенча 7-11 нче сыйныф укучылары арасында узган “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында Азнакай укучылары үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

Анда район мәктәпләреннән сигез укучы катнашты. 5 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Ридель Кәлимуллин (укытучысы – Д.Вәлиев), 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Алмаз Гарипов (укытучысы – О.Садыйкова), 7 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Динара Шиһапова (укытучысы – Г.Галимова), 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Таһир Хәмидуллин (укытучысы – З.Хафизова) югары баллар җыеп, призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев