Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Айсылу” бакчасында балалар мультфильм ясый

Шәһәребезнең “Айсылу” балалар бакчасында туган телдә белем һәм тәрбия бирелә.

Бүген педагоглар эшчәнлеге белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева танышты.

Татар халкының нәкышлап чигелгән түбәтәйләре, калфаклары, төрле милләт киемнәрендәге курчаклар, республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган почмак кунакны сокландырмый калмады. Балалар  татарча җырлап-биеп тә күрсәттеләр. Ә инде үзләре ясаган мультфильм бөтенләй гаҗәпләндерде.

– Балаларга туган телне татар халык иҗаты аша өйрәтергә тырышабыз. Әкиятләр буенча рәсемнәр ясыйбыз, аларны җанландырып, татар мультфильмнары төшерәбез, текстны балалар үзләре сөйли. Күп кенә конкурсларда катнашабыз, аларны үзебездә дә оештырабыз, – ди бакча мөдире Гөлназ Фәрукшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев