Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 24 нче янгын частенда Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Җәйнең беренче көнендә янгын сүндерүчеләр иң кадерле кунакларны – биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларын кабул иттеләр.

Биредә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды.

Янгын сүндерүче булып эшләүче әтиләр балаларны башта янгын сүндерү техникасы белән таныштырдылар. Янгын сүндергәндә, авария-коткару эшләре барышында  кулланылган җиһаз-җайланмалар турында сөйләделәр.  Малайлар һәм кызларда су бирү җиңсәсе аеруча соклану уятты.

Аннары өлкәннәр һәм балалар частьның спорт мәйданчыгына күчтеләр , анда спорт уеннары оештырылды. Балалар үзләре “янгын” сүндереп карадылар, бу эшнең авырлыгын, җаваплылыгын үзләрендә тойдылар, күңелле эстафеталарда катнаштылар.

Соңыннан алар барысы да табын артына җыелып, тәм-томнар белән сыйландылар. Әтиләр тәмле пылау  да әзерләгәннәр иде. Балаларның һәрберсенең күңелендә бу көнне горурлык хисләре тугандыр. Шундый җитди, мөһим һөнәргә ия булган, кешеләргә ярдәмгә һәрчак ашыккан әти-әниең белән ничек горурланмыйсың?!

– Хезмәткәрләребез өчен дә бу көн бик үзенчәлекле һәм истәлекле булды. Чөнки бәйрәмне алар балалары янәшәсендә үткәрделәр. Бүгенге көн өчен бу аеруча әһәмиятле. Эш көннәре шаукымында күпвакыт балаларга игътибар, үзара аралашу җитми дә кала, –  ди 24 нче янгын-коткару часте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев