Районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып торды.
Бүген районыбызда «Татарча диктант яз» Бөтендөнья акциясе старт алды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды.
Шәһәрнең 7 нче урта мәктәбендә акция бәйрәм шартларында зурлап оештырылган иде, кунакларны милли киемнәрдә, җыр-моң белән каршы алдылар.
Чарада әти-әниләр, укучылар, мәгариф ветераннары белемнәрен сынап карадылар. Быел аларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек тәкъдим ителде.
Диктанттан соң кунаклар мул табын артына җыелдылар.
Бөтен дөнья буйлап таралган татарларны берләштерүгә, татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән әлеге акция тагын ике көн — 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев