Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайлылар - “Робоквест” ярышларының җиңүчеләре

Мөслимдә узган республикакүләм робот ярышларында Азнакайның мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.

Чарада азнакайлылардан тыш Мөслим, Арча, Сарман, Лениногорск, Чүпрәле, Актаныш һәм Бөгелмә районнарыннан 16 команда катнашты. Команда 7-14 яшьлек дүрт катнашучыдан тора. Кагыйдә буенча һәр катнашучы бер генә категориядә чыгыш ясый ала. Ярышка килгәннәр “Спринт”, “Лабиринт”, “Тупларны җый” (“Собери мячи”), “Сумо” төрләрендә чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәдә Әхмәдиев Данил 3 нче призлы урынны алды, ә Фәрхетдинов Фәрхәт ярышның "спринт" категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.  Призлы урыннарны алганнарга Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломы, медальләр, кубок, һәр катнашучыга мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ясалган магнитлы сувенир тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев