Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда хәрби батырлык дәресләре бара

Азнакай 5 нче урта мәктәбендә “Тере хәтер” дигән патриотик чара узды.

Анда 4 һәм 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Нурия Хаҗипова, Таһир Галимов һәм запастагы майор Николай Башмаков катнашты.

“Бу очрашуны Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм илебез азатлыгы өчен башка хәрби операцияләрдә катнашучылар хөрмәтенә багышлап, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән берлектә оештырдык. Сугыш гасырлар дәвамында кеше кулы белән тудырылган байлыкларны җимерә, һәркемгә кайгы алып килә. Шуңа күрә без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел”, – диде мәктәп директоры Люция Солтанова.

Укучылар хәрби-патриотик җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичәне алып баручылар Бөек Ватан сугышының тетрәндергеч мизгелләрен яктырттылар.

Үзе дә шушы мәктәптә белем алган һәм гомерен хәрби хезмәткә – илебез иминлеге сагына багышлаган Николай Башмаковның районыбыздан чыккан Советлар Союз Геройлары Иван Никитин, Петр Манаков, Әкрәм Вәлиев, Фәйзулла Әгълетдиновның тормыш юлы, сугышта кылган батырлыклары турында чыгышын укучылар тын да алмый тыңладылар.

“Без үзебезнең туган ягыбыз, аның геройлары турында белергә тиешбез. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеме алган 250 кешенең дүртесе Азнакай районыннан”, – дип билгеләп узды ул.

Николай Александровичның феноменаль хәтере сокландырды.  Ул  бу геройларның һәрберсенең туган һәм вафат булган көннәренә,  Татарстаннан, районыбыздан сугышка ничә кеше китүенә, күпмесенең яу кырыннан әйләнеп кайтмавына кадәр төгәл белә.

“Бик җылы һәм хәтергә уелып кала торган кичә булды. Укучылар чыгыш ясаганда, күзләргә яшьләр эленде”, – диде Нурия Хаҗипова.

Таһир Галимов Николай Башмаков белән бер сыйныфта укыган булып чыкты. Ул  мәктәп елы истәлекләре белән уртаклашты. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре укучыларны Ватанны яратырга, батырлар данын онытмаска чакырдылар.

“Бөек Ватан сугышы турында белемнәребезне тагын да тулыландырдык. Николай Александрович безгә күп кенә кызыклы тарихи фактлар сөйләде”, – ди Айсун Самедова.

“Без, яшь буын, Бөек Ватан сугыш турында китаплардан, фильмнардан карап кына беләбез.Ә менә шулай хәрби хезмәт үткән, армия тормышы белән якыннан таныш кеше сөйләгәндә күпкә кызыклырак”, – ди Фәнис Ибәтуллин.

Мәктәп директоры Люция Солтанова очрашу истәлеге итеп Николай Башмаковка Рәхмәт хаты, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев