Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә бәйгеләрнең муниципаль этабында катнашып, призер яисә җиңүче булган 47 укытучы һәм тәрбиячеләрне тәбрикләделәр.

Тантананы мәктәп укучылары куйган шаярулы күренеш ачып җибәрде. «Педагогларның белем бирү эшчәнлегендә уңышлы практикалар» район семинары кысаларында «Ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле укытучысы», «Иң яхшы ОБЖ укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Шәхес тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Психолог-педагог» Россия һәм республика күләмендәге бәйгеләрнең муниципаль этабында призер яисә җиңүче титулын алучы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева тарафыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чараны скрипка моңнары йомгаклады: һәркем зур горурлык белән «Туган тел» көенә кушылып җырлады.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев