Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Татар малае, татар кызчыгы” бәйгесе бара

Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызы” бәйгесе уза. Ул ике көн дәвам итәчәк.

Анда шәһәр һәм районның төрле балалар бакчаларыннан 15 кыз һәм 7 малай катнаша. Бүген аларның уникесе чыгыш ясады.

Конкурсантлар визит карточкасында үзләре белән таныштырдылар,  сәнгать бәйгесендә сәләтләрен, интерактив уенда белемнәрен күрсәттеләр.

“Балаларны милли киемнәрдә, ана телебездә бәйгегә әзерләү – тәрбиячеләр тарафыннан башкарылган бик зур эш, аларга район җитәкчелеге исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәм. Конкурсның максаты да туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәтне кечкенәдән балаларның күңеленә салу, шушы юнәлештә аларны чын ватанпарвәрләр итеп тәрбияләү, – дип билгеләп узды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Шунысы куанычлы, барлык балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды, икенче ел дәвамында һәр мәктәптә милли сыйныфлар эшли. Бу вакытлы гына түгел, әти-әниләр белән берлектә даими эш булырга тиеш. Шул чагында телебез дә, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз да югалмас”.

“Бәйге балалар күңелендә матур эз калдырачак. Шуңа күрә ул дәвамлы булсын иде. Аны үткәрүдә булышлык күрсәткән мәгариф идарәсенә, өченче ел кунакларны кабул итүче “Сандугач” балалар бакчасына рәхмәтлебез”, – диде районның хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева.

Жюри чыгышларның тематикага туры килүенә, костюмнарга, башкару осталыгына игътибар бирде. Һәр критерийга баллар куелды, иң югарысы – 5 балл иде. Арада хәтта ике “5” ле куярлык чыгыш ясаучылар булды.

Зинфира Мөхәммәдьярова, жюри әгъзасы:

“Искиткеч әзерлекле, шулкадәр сәләтле балалар, шаккатып утырдым.  Бу – тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең хезмәт җимешләре”.

Гөлсинә Хафизова, мәдәният идарәсе җитәкчесе:

“Балаларның һәрберсе татар телендә дөрес, матур итеп сөйләшә. Чыгышларда балалар фольклоры киң куллануына игътибар иттем”.

Зөлхия Миннеханова, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе:

“Татар теле бетә дип юкка борчылабыз икән. Бу балалар киләчәктә телебезнең, гореф-гадәтләребезнең дәвамчысы булачак. Борынгыдан килгән халкыбызның бизәнү әйберләрен, киемнәрен, аш-суларын шулкадәр оста итеп тәкъдим иттеләр, болар аларның хәтерендә гомерлеккә калачак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев