Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда пионер ветераннары белән очрашу узды

19 май - Пионерия туган көн.

Әлеге истәлекле вакыйганы Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда билгеләп үттеләр. Үз заманында пионер оешмасы сафларында тәрбияләнгән, укуда алдынгы булган, мәктәп тормышында актив катнашкан, үсеп, һөнәр үзләштергәннән соң районыбызның төрле өлкәләрендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, ветераннар хәрәкәтендә иң алдынгылардан саналган ханымнар Җиләк Нуриева, Дилбәр Хаҗиева, Флера Исламова, Рәмилә Хәсәновалар әлеге чараның мактаулы кунаклары иде. Шәһәребез гимназиясендә укучы балалар кунак апаларының истәлекләрен игътибар белән тыңладылар. Ветераннар мәктәптә укыган чорларда җәмәгать эшләрендә, Тимурчылык хәрәкәтендә катнашулары, стена газеталары чыгарулары, учак ягып, җырлар җырлап узган балачаклары турында сөйләп, хәтирәләре белән бүлештеләр.
Балалар пионериянең төп атрибуты саналган кызыл галстук, значок, быргы, барабан, отряд әләме белән таныштылар. Барабан кактылар, быргы да кычкыртып карадылар. Музей фондында саклана торган пионер чорына кагылышлы тарихи китапларны, сувенирларны карадылар.

-Галстуклы еллар күңел түрендә. Үткәннәрнең якты хатирәсе булып пионер ветераннарының йөрәкләрендә саклана, - дип искә алып сөйли музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев