Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Муса Җәлилне искә алдылар

Азнакайның 7нче мәктәбендә «Туган төбәкне өйрәнү » музеенда бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм аның көрәштәшләренә багышланган бүлек уңышлы гына эшләп килә.

Биредә “Батырларның батыры син Җәлил, Исемеңне данлый Туган ил" дигән тематик экскурсияләр һәр теләгән мәктәп укучылары өчен үткәрелә. Шулай ук экскурсияләр эшендә "Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр дә актив катнаша.  

“Без – җәлиллеләр, бу- безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без  каһарман шагыйрь иҗатын  икеләтә  күбрәк белергә,  балаларга тирәнрәк  өйрәтергә бурычлы,” - ди музей җитәкчесе Фирүзә Кашапова.

Искәртеп китик, халкыбызның горурлыгы-каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, 5нче мәктәп китапханәсендә дә күргәзмәләр оештырылды, шәһәр мәктәпләрендә исә, шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын, батырлыгын тагын бер кат искә төшереп тематик дәресләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев