Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда медицина студентлары белән очраштылар

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин быел Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге медицина көллиятләрендә укуларын тәмамлаучы 27 студент белән «Тау» яшьләр үзәгендә очрашты

Алар – Азнакайга кайтып, район үзәк сырхауханәсендә эшләячәк белгечләр. Традиция буенча район һәм сырхауханә җитәкчелеге булачак медицина хезмәткәрләре белән таныша, беренче эш урынында яшь белгечләр очратырга мөмкин мәсьәләләр хакында ачык әңгәмә үткәрә, сорауларына җавап бирә.

- Районыбыз белән әйбәтләп танышкансыздыр, хөрмәтле студентлар. Сезгә, булачак белгечләргә буларак, бездә бар шартлар да тудырылган, фельшерлык-акушерлык пунктлары ачыла, яңа җиһазлар алына. Бары тик белгечләр кирәк. Безгә медицина хезмәткәрләре һәрвакыт кирәк, аларны без хөрмәтлибез, шуңа күрә Азнакаебызга рәхим итегез, диде Марсель Шәйдуллин.

Очрашуда район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов һәм баш шәфкать туташы Регина Шәмсетдинова студентларга киңәшләр бирделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән студентлар да бар иде. Алар Азнакай белән танышудан алган уңай тәэсир белән бүлештеләр, «Тау» яшьләр үзәге буйлап оештырылган экскурсиядә булдылар. Булачак яшь белгечләрне берләштерер өчен уен-бәйге программасы үткәрелде.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев