Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда елның иң яхшы тәрбиячеләре бәйге тота

Азнакай шәһәренең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2023” бәйгесенең зона этабы уза.

Ул ике көн дәвам итәчәк. Барлыгы 7 районнан өчәр тәрбияче катнаша. Бүген Азнакай, Актаныш, Сарман, Баулы районнары тәрбиячеләре бәйге тота.

“Конкурс “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинацияләре буенча уза. Педагоглар ачык чаралар күрсәтәләр һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, сынау тоталар, һәрберсенә уңышлар телим”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

“Ел тәрбиячесе” номинациясендә Азнакай данын  5 нче “Солнышко” балалар бакчасыннан Лилия Нәфыйкова, 21 нче “Сандугач” балалар бакчасыннан Лилия Фазлыева, 18 нче балалар бакчасыннан Резеда Шәрифуллина яклый.

Бәйгене ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты.

– Һәр әти-әни өчен баласының нинди тәрбия һәм белем алуы, балалар бакчасында бар мөмкинлекләр тудырылган булуы мөһим. Зур үскәч, ул балалар безнең республикабызның, районыбызның йөзе, киләчәге булачак. Шуңа күрә тәрбиячеләр алдында аларны физик һәм рухи яктан сәламәт, игелекле, туган җирләренең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү бурычы тора, – диде Таһир Һадиев.

Республика буенча “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” бәйгеләрендә барлыгы 45 районнан 135 конкурсант катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев