Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Беренчеләр» берләште

«Тау» яшьләр үзәгендә районның «Беренчеләр хәрәкәте» советының 1 нче Слеты үтте

Район башлыгы каршында совет эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Азнакай бүлеге җитәкчесе Розалина Гобәйдуллина, хәрәкәтнең төбәк бүлегенең баш белгечләре Ильяс Бикташев һәм Кирилл Костылев катнаштылар. Бирегә хәрәкәтнең район кураторлары, юнәлеш лидерлары, беренчел бүлекләрнең рәисләре, урынбасарлары, секретарьлары һәм тәрбия буенча мәктәп директоры киңәшчеләре килде.

Хәрәкәт үсешенә өлеш керткәннәргә Тимур Сөләйманов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чараның икенче өлешендә балалар беренчел бүлекләрнең остазларына үзләренең юл карталарын күрсәттеләр, телевидение хезмәткәре Алла Фәхразиева сөйләмне яхшырту ысулларына өйрәтте, файдалы күнегүләр, алымнар күрсәтте.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев