Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр

Һәр баланың тормышында алга таба кем булырга, нинди һөнәр сайларга кирәклеген билгеләр вакыт җитә. Бүген тормыш та еллап түгел, көнләп үзгәреп тора. Шуңа бәйле кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ кими, аларын яңалары алыштыра. Бу турыда балалар гына түгел, ата-аналар да уйланырга тиеш.

Шәһәрнең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасында балаларга иртә һөнәри юнәлеш буенча киңкырлы эш алып барыла. Бүген аларның һәм районыбызның башка тәрбиячеләренең тәҗрибәсен өйрәнү өчен Мөслим, Бөгелмә, Сарманнан ук килгәннәр иде. Биредә профориентлаштыру эше буенча семинар-практикум узды. 

Анда катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә әлеге юнәлештә алып барылган эшләргә тукталып үтте.

— Бала тәрбияләүдә иң беренче чиратта әти-әниләр җаваплы, алар һәр яктан үрнәк булып торырга тиеш. Балага кечкенәдән һөнәри юнәлеш бирү, аларны эшкә өйрәтеп үстерү — барыбызның да бурычы. Без барыбыз да эшләп үскән буын кешеләре: малын да карадык, карын да көрәдек, бәрәңгесен дә алдык... Кулы эш белгән кеше тормышта беркайчан да югалып калмый. Моны балаларга кечкенәдән төшендереп үстерергә, аларда эшче һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү мөһим, — диде район башлыгы.

Бирегә йөрүче балалар «Яшь мастер» республика чемпионатында да актив катнашалар. Узган ел Әмир Әхмәтҗанов «Ресторан сервисы» компетенциясендә республикада өченче урынны алган булган. 

— Безнең «Алтынчәч» балалар бакчасында балаларны һөнәргә өйрәтү буенча зур эш башкарыла. Балаларга һөнәр төрләренең Балаларга һәр эшнең үзенчәлекләрен, асылын аңлатабыз, Хезмәт тәрбиясе күнекмәләрен өйрәтәбез. Балалар үзләре дә эш коралларын тотып, эшләп карыйлар, төрле мастер-класслар да уздырабыз. Аларда үзебезнең техникум студентлары да бик теләп катнаша. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдин «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», — дигән. Ә инде без балаларга тәрбия биреп, аларгахезмәт кешесенең бөеклеген, хезмәт кешесенең беркайчан да югалмаслыгын, хезмәт белән үскән баланың тормышта зур уңышка ирешәчәген аңлатабыз һәм эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез икән, димәк без юкка гына эшләмибез, — ди бакча мөдире Зилә Җәләева да. 


Семинарда катнашучылар балаларның төрле һөнәр ияләренә багышланган чыгышларын да бик яратып карадылар. Соңыннан тәрбиячеләр һөнәри юнәлеш бирү буенча үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев