Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда әти-әниләр БДИ тапшырды

Бөтенроссия акция кысаларында шәһәрнең 5 нче урта мәктәбе базасында әти- әниләр тарих фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

Районда үткән акциядә 11 нче сыйныфны тәмамлаячак егет-кызларның әти-әниләре, җитәкчеләр һәм педагоглар да катнашты. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнашып, биремнәрне үтәде.

— Мәктәп программасын үзләштергән бала өчен, бер куркынычы да юк, моны бүген үзебез дә күрдек, биремнәрне эшләп карадык. Иң мөһиме, имтиханнарда балаларыбызга ныклы белемнәрен күрсәтеп, киләчәктә үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын, — диде Роза Галеева.

Районда уздырылган Бөтенроссия акциядә 100дән артык ата-ана катнашты. Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев