Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай умартачылары семинары узды

Мәдәни үзәктә умартачылар «Хәзерге шартларда умартачылык продукциясен җитештерү нәтиҗәлелеген үстерү» район киңәшмә-семинарына җыелдылар

Семинарда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов та катнаштылар.

- Азнакай – республикада иң күп умарта тотучы районнарның берсе. Районыбызда узган көздә 426 хуҗалыкта 7857 баш умарта исәпләнде. Иң күп умарта тотучылар Актүбә бистәсендә, Карамалы, Тымытык, Чемодур авыл җирлекләрендә. Шулар арасында 155 хуҗалык 20дән артык баш умарта асрый. Бүгенге көндә 468 хуҗалыкның 328ендә паспорт бар. Узган ел 810 тонна сату балы җитештерелде, 200 баш умарта һәм бал корты пакетлары сатылды, – диде Айдар Хәлиуллин.

Очрашу барышында алдынгы ике умартачыны да бүләкләделәр. Азнакай ветеринария лабораториясе директоры Марсель Зарипов умарталарга паспорт ясату мөһимлеген аңлатты, умартачылыкта цифрлаштыру һәм бал корты пакетларын сату хакында сөйләде. «Союз-Агро», «Азнакай» агрофирмасы, «Август-Мөслим» җәмгыятьләре хезмәткәрләре чәчүлектә бал бирә торган культуралар, басуларны агулау тәртибе турында чыгыш ясадылар. Һәвәскәр умартачы Фәнис Йосыпов умартачылыкта инфекцияле һәм инвазив чирләргә каршы заманча препаратлар турында сөйләде, аларны ничек нәтиҗәле итеп кулланырга, чирләргә каршы нихәтле көчле булуларын аңлатты. Һәр чыгыш ясаучы умартачыларны борчыган сорауларга тәфсилләп җавап бирде.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев