Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары «Олимпка юл» олимпиадасында призерлар булдылар

13-16 январь көннәрендә инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабын үтте.

Анда Азнакай районыннан 6 укучы катнашты.

Нәтиҗәдә Идиятов Марат, 4нче лицей укучысы (укытучысы Шакирова Ф.Ф.), Хәлимова Алисә,2нче мәктәп укучысы (укытучысы Вәлиева А. В.), Мөхәммәдиев Данил, Актүбә бистәсенең 1нче мәктәбе укучысы (укытучысы Хәкимова Л.Б.), Зәйнуллин Нияз, 5нче мәктәп укучысы (укытучысы Нәҗметдинова Р. Р.) инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары булдылар. Бу хакта Азнакай районы Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Призерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз. Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев