Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары нәсел тамырларын әйбәт белә

Узган атнада Түбән Кама шәһәрендә «Үз тамырларыңны белеп яшә...» исемле тикшеренү эшләре буенча Х| Республика конференциясе үтте.

Бу конференциядә Азнакайның 7нче мәктәп укучысы Сәхипгәрәева Нәзилә (укытучысы Фазлыева Г.Н.) "Безнең нәсел шәҗәрәсе" темасы буенча лаеклы чыгыш ясады.

"Әлеге эшчәнлек бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы, кызы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша," - дип сөйли 7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлфинә Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев