Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары инглиз телен су урынына эчәләр

9 гыйнвардан 1 февральгә кадәр укучылар үзләрен «Олимпка юл» олимпиадасының республика этабында сыныйлар.

Бу чорда шулай ук гомуми белем бирү фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм һәм республика олимпиадасының йомгаклау этаплары да уздырыла.

Инглиз теле буенча үткән «Олимпка юл» олимпиадасының йомгаклау этабында Азнакай мәктәпләрендә 7-11 сыйныфларда белем алучы 12 укучы сынау тотты. 

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Ридель Кәлимуллин (5 нче мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы, укытучысы — Алена Хәбибуллина), Самира Сабирова (гимназиядән 7 нче сыйныф укучысы, укытучысы — Светлана Бәхтиева), Марат Идиятов (4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — Фәйрүзә Шакирова), Инзилә Солтанова (гимназиядән 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — Гүзәлия Мирсияпова), Алиса Хәлимова (2 нче мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — Алла Вәлиева), Элина Аминова (4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы, укытучысы — Роза Кәримова), Ильвина Таһирова (9 нчы мәктәптән 11 сыйныф укучысы, укытучысы — Раиса Низамова), Данил Мухмадеев (Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, укытучысы — Лилия Хәкимова) призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев