Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары янгынчылар янында кунакта булды

Янгын-коткару бүлегенә экскурсия – үсеп килүче буынга янгын сүндерү һөнәренең мөһимлеге турында сөйләү генә түгел, ә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен дә бик яхшы ысул

Узган атнада 12 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Равил Әхмәтшин һәм янгыннарны профилактикалау төркеме инженеры Альбина Галимуллина 4 нче лицей укучылары өчен шундый чара үткәрделәр.

Экскурсия техниканы караудан башланды. Аннары балаларга подразделение, шәхси составның каравыл хезмәте турында турында сөйләделәр. Укучылар шулай физик әзерлек һәм янгынчыларның ял итү урыннары белән таныштылар. Алар янгын сүндерү машинасы бүлегендә булган кораллар, аның нәрсә белән җиһазландырылуы һәм янгында ничек кулланылуы турында кызыксынып тыңладылар. Яшь буынга янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, коткару җиһазлары, янгын сүндерү җайланмалары турында сөйләделәр.

Ахырындан балалар янгын сүндерүчеләргә бик кызыклы һәм белемле экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев