Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары эшче һөнәрләре белән таныштылар

Бүген Азнакай политехника техникумында ачык ишекләр көне узды.

Әлеге чарада районыбыз мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфта белем алучы укучылар, аларның ата-аналары, төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнаштылар.

Балаларны техникум эшчәнлеге, биредә укытылган юнәлешләр, белгечлекләр белән якыннанрак таныштыруны күздә тоткан Ачык ишекләр көне кызыклы экскурсияләргә дә бай булды. Укучылар аудиторияләрдә булып, уку процессын карадылар. Грант нигезендә быел гына алынган заманча җиһазлар да һәркемдә зур кызыксыну уятты.

Катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, районда эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлтелгән эшчәнлек белән таныштырды, биредә белем бирүче педагогларга, предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм укучыларны белем алып, киләчәктә районыбызга эшкә кайтырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев